Афәрин, Айнур!

2017 нче елның 21 нче мартында Әлмәт шәһәрендә алтынчы мәртәбә шагыйрә Клара Булатованың премиясен тапшыру кичәсе булып узды. Бәйгегә Республикабызның төрле авыл һәм шәһәрләреннән барлыгы 257 эш тәкъдим ителгән иде. “Әдәбият” һәм “Фәнни хезмәтләр” номинацияләрендә көч сынашып, конкурс нәтиҗәләре буенча  9 укучы  акчалата премияләргә лаек булдылар. Лицеебызның 8 нче А сыйныфы укучысы Егоров Айнур — II дәрәҗә премия лауреаты. Афәрин, Айнур!