Безнең Илнар булдыра!
5 нче класс укучысы Идиатов Илнар И.Х. Садыков исемендәге Яшьләр һәм Балалар иҗат йортында үткәрелгән "Туган телем – серле тел" V Регионара сәнгатьле уку бәйгесендә II дәрәҗәле дипломга, ә Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган "«Слово звучащее, слово живое» VII Бөтенроссия күләмендәге Г.Тукай һәм Т.Шевченко шигъри әсәрләрен уку бәйгесендә дә II дәрәҗәле дипломга лаек булды. Бу уңышлары Илнарның башка бик күп бәйгеләрдә яулаган җиңүләренә өстәлде, аның тагын бер матур ягын ачты. Булдырдың, Илнар!!! Сине чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!